news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Эльвира Шакирова: Иң әйбәт коллектив «Интертат»та булган икән

Журналист Эльвира Шакирова: Иң әйбәт коллектив «Интертат»та булган икән
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Интертат» беренче татар электрон газетасында шоу-бизнес өлкәсендә язмалары белән танылган журналист Эльвира Шакирова редакция коллективында эшли башлавы турында искә алып сөйләде.

«Интертат»та бик озак еллар эшләдем. Бер дә телевидениегә барырга кызыкмадым. Кеше камера алдында сөйләргә кызыга, бездә дә шулай хыялланучы кызлар бар иде. Миңа үземнең эшем ошый иде, «Интертат» электрон газетасын, әлеге редакцияне шундук яраттым. Редакциянең ачылып, ябылган чаклар да булды. Бик борчылдык ул заманда. Әмма безнең коллектив һәрвакыт бердәм булды. Хатын-кыз булган җирдә сүз йөри, диючеләр дә бар, әмма бу сүзләр безгә хас түгел иде. Иң әйбәт коллектив шул чактагы «Интертат»та булган икән, дигән нәтиҗәгә килдем», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

«Әлфия Миңнуллинаны «татар интернет журналистикасының әнисе» диләр. Ул вакытта үзенең командасына яшь кызлар җыя торган булган. Кем эшли ала – кала, кем булдыра алмый икән – китә. Мин әнә шушы моментка эләктем. Әлфия Туфановна янына куркып кына килдем. Эшли беләләрме, юкмы – бөтен кызларны алды. Аннары эш барышында кемдер калды, кемдер китте. Дөресен әйткәндә, мин калырмын дип уйламадым. Чөнки аңа кадәр бернинди тәҗрибәм булмады», – диде Эльвира Шакирова.

Фото: Эльвира Шакирова архивыннан

news_right_1
news_right_2
news_bot