news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Елена Рощупкина: «Интертат»та чыккан татарча язмалар зур популярлык казанды

«Темаларны эшкәртеп, техник мәсьәләләрне хәл итеп, сайтны уңышлы эшләтеп җибәргән идек», - диде ул.

«Интертат» электрон газетасында 2002-2006 елларда эшләгән, хәзерге вакытта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында баш мөхәррир урынбасары Елена Рощупкина фикеренчә, «Интертат»та татар телендә чыккан мәкаләләр зур популярлык казанган.

«Газетаның татар редакциясе бик көчле иде, аны Әлфия Миңнуллина җитәкләде. Ул вакытта татар телендәге текстлар зур популярлык казанды. Коллективта, нигездә, яшьләр эшләде, кайберләре башка газета редакцияләреннән күчеп килде, кемдер студент булып эшли башлады», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Елена Рощупкина «Интертат» сайтының ачылышына әзерләнүне искә алды. «Темаларны эшкәртеп, техник мәсьәләләрне хәл итеп, сайтны уңышлы эшләтеп җибәргән идек. Баштан криминаль темаларга, соңыннан сәяси темаларга яза башладым», - диде ул.

«Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире – легендар журналист Владимир Шевчук иде. Аның журналистикада эшләү тәҗрибәсе зур: моңа кадәр ул илнең иң эре мәгълүмат агентлыкларының берсе РИА «Новости»ның Идел буе бюросы мөдире булган. Владимир Николаевич безне федераль стандартлар буенча яңалыклар язарга өйрәтте», - диде журналист.

Елена әйтүенчә, Владимир Шевчук яңалыкларны үзе төзәткән һәм мәкалә язарга өйрәнергә теләгән һәркемгә вакытын сарыф иткән булган. «Ул бик күңелле дә кеше иде – мәзәкләр сөйләгәнен хәтерлим, кайчак кырыс, әмма гадел кеше булды», - ди ул.

«Күп кенә хезмәткәрләр өчен «Интертат» карьераның мөһим этабы булды, кайберләре федераль басмаларда эшләүне дәвам итте. Әйтик, мине «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгына корреспондент буларак чакырдылар. Сүз уңаеннан, «Интертат» таныклыгын әлегә кадәр саклыйм. Владимир Николаевичка бәяләп бетергесез тәҗрибәсе өчен рәхмәтлемен», - диде баш мөхәррир урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100