Марафоныбызда катнашкан әниләр – тел өчен җанатып торган актив хатын-кызлар. Шуңа күрә иң күп бирелгән сорау да бер үк: «Баланы татарча сөйләшергә ничек өйрәтергә? Туган телдән читләшмәсен өчен нишләргә?»
Күпләр бу проблеманың тамыры гаиләдән башлануын әйтә. Баланың татарча ишетеп, татарча сөйләп үсүе – нигез. Балалар бакчасы да, мәктәп тә бу нигезне тулыландырырга гына тиеш. Мин моны үз тәҗрибәм белән дә раслый алам. Безнең өйдә – катгый кагыйдә: бары тик татарча гына аралашабыз. Ирем белән икебез дә – авыл баласы, шуңа бу – безнең өчен табигый. Балаларга да шуны сеңдереп барабыз.
Әлбәттә, балалар бакчасында алар рус телле мохиткә эләкте. Башта бик авыр булды – русчаны аңлау да, сөйләшү дә. Ләкин өйдә туктаусыз татарча сөйләшү нәтиҗәсендә, алар ике телне дә яхшы үзләштерде. Хәзер рус, татар, инглиз телләре арасында иркен күчеп сөйләшәләр. Мин моны бик зур җиңү дип саныйм.
Марафон барышында да бу тема иң кызу бәхәсләрне чыгарды. Кемдер гаиләне гаепли, кемдер – мәктәпне, кемдер – балалар бакчасын. Бер-берсенә төртмә сүзләр дә китә башлагач, чатны хәтта ябарга туры килде. Чөнки мәсьәлә чынлап та авыр, һәм һәркемнең үз фикере көчле», – ди ул.
Журналист Динара Әхмәт белән «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова сөйләште.