news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Әлфия Самат: Яшьләр генә яшь кешеләрнең проблемаларын аңлый

Күптән түгел 1920 елдан бирле татарның яшь буынын тәрбияләгән, 300 меңлек тиражга җиткән легендар «Татарстан яшьләре» газетасы ябылуы билгеле булды. 1987-2000 елларда «Татарстан яшьләрен» газетасында бүлек мөхәррире булып эшләгән Әлфия Самат газета язмышы турындагы фикерләре белән уртаклашкан.

Журналист Әлфия Самат: Яшьләр генә яшь кешеләрнең проблемаларын аңлый
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татарстан яшьләре» эшләвен дәвам итсен өчен алданрак уйларга кирәк булгандыр. «Ябыла» дигән хәбәрне ишеткәч, шаккаттым. «Татарстан яшьләре»нә яшьләр сулышы кирәк, дип саныйм. Үз вакытында, яшьләргә урын калдырыйм дип, 45 яшемдә редакциядән киттем. Әмма дә ләкин редакциягә минем урынга яшьләр арасыннан бер кеше дә килмәде.

Яшьләр генә яшь кешеләрнең проблемаларын аңлый. Яшьләрнең проблемалары, фикер йөртүләре бөтенләй икенче. Шуңа күрә 10 ел элек үк яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсен күтәрергә кирәк булгандыр. Һичьюгы, Татарстан Яшьләр министрлыгы бар бит, шушы министрлык карамаганда калдырырга кирәк булгандыр. «Татмедиа»га керсәләр, газета редакциясенең түбәсе калынрак булыр иде. Яшьләр белән тулыландырган очракта, газетаны саклап калырга мөмкин булыр иде, дип уйлыйм. Уйлаучы булмады шул, уйларга кирәк иде.

Көчле куллы яшь җитәкче кирәк, эзләп карасаң, андый яшьләр бар. Мәсәлән, «Акчарлак» газетасы бар. Нинди авыр вакытларда да Рузилә ханым Сафина аны саклап кала алды. Рузилә шикелле ут чәчеп торган, «батырып» эшли торган кешеләр кирәк. «Ирек мәйданы» газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов озак еллар «Татарстан яшьләре»ндә эшләп, үз газетасын булдырып, үзе шикелле яшьләрне туплаган иде, газетаны яхшы тираж белән алып бара. Шуңа күрә, барысы да җитәкчедән тора, дип саныйм.

Без эшләгән вакытта 200 меңнән артык тираж иде. Коллектив та зур иде. Каләмнәре оста булган кешеләр дә бик күп булды. Хәзерге вакытта «Татарстан яшьләре»ндә журналистлар бармы? Яңа кешеләр юк. Газета кулыма эләккәли, укырга кызыклы материал таба алмыйм, газета, күбрәк, укучыларның хатларына нигезләнгән. Халык арасында йөреп эшләү кирәк, шул вакытта гына газетаның абруе, күп тиражы була. Интернет заманасы булса да, «Татарстан яшьләре»н укырга теләгән кеше табылыр иде», – диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина «Интертат» өчен күп кенә танылган журналист һәм язучыларга юл ачкан «Татарстан яшьләре» журналистлары белән аралашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot