news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Александр Малютин 60 яшендә вафат булган

Мәскәүдә журналист Александр Малютин вафат булган. Аңа 60 яшь иде. Соңгы елларда ул «Москва» агентлыгының баш мөхәррире урынбасары булып эшләгән.

«Москва» агентлыгының баш мөхәррире урынбасары Александр Малютин вафат булды», дип хәбәр ителә агентлыкның Телеграм-каналында.

Александр Малютин 1964 елның 4 февралендә Новочеркасскида туа. Малютин Ленинградта укый, анда Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетында статистик модельләштерү кафедрасын, соңрак Тыл һәм транспорт хәрби академиясен тәмамлый.

1992-1999 елларда ул «Коммерсантъ» газетасында эшли, «Газета.ru» интернет-басмасында бизнес һәм финанслар бүлеге мөхәррире, «Известия» газетасының баш мөхәррире була. «Москва» мәгълүмат агентлыгында нигез салынганнан алып (2014 ел) эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100