Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Журналист Александр Малькевич: Луганскида Татарстанга карата мөнәсәбәт бик уңай
Журналист, медиа-менеджер Александр Малькевич «ВСЕ СВОИ» телемарафонында Луганск Халык Республикасындагы вазгыять турында сөйләде.
«Сезнең проектыгыз бик тә мөһим. Сез бу илдә шундый проект белән катнашкан бердәнбер төбәк. Бу елда бик күп үзгәрешләр булды: Россия Федерациясе составына яңа төбәкләр кушылды. Луганскида Татарстанга карата мөнәсәбәт бик уңай. Чөнки безгә карата мөнәсәбәт, эшләнгән эшләр күренә. Луганскида яңа төзелгән объектларны карадым – барысы да искиткеч дип бәялим. Украина составында булган чакта шундый нәтиҗәләр булыр дип күз алдына да китерү авыр иде», – диде ул.
Александр Малькевич сүзләренчә, мәдәни, ял итү объектларын, биналарны төзекләндерүдә Татарстанның керткән өлеше искиткеч зур. «Төзүчеләр бу эшне җиңел булмаган шартларда башкара. Тарихи җирләребезне бергәләп торгызырга тәкъдим итәм», – диде ул.
«Бу – безнең җир. Монда руслар яши. Гаделсезлек аркасында Донбасс җире читкә күчте. Россиягә кире кушылу – җирле кешеләрнең теләге иде. Без монда бергәләп тыныч дөньяда яшәүнең кыйммәтен кадерлибез», – диде журналист.
Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.
Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз