news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Альбина Гайнуллина: Хәзер һәркем үзе турында гына уйлый торган заман

Күптән түгел Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды булып узды. Биредә рәис сайланды. «Акчарлак» газетасы журналисты Альбина Гайнуллина берлек эшчәнлегенә карата үз тәкъдим-фикерләре белән уртаклашты.

Журналист Альбина Гайнуллина: Хәзер һәркем үзе турында гына уйлый торган заман
Фото: Альбина Гайнуллинаның шәхси архивыннан

Мин союзда түгел. Узган ел «Бәллүр каләм» бәйгесенә материаллар тапшыргач, союзга керү шартларын да белештем. Кермәслек түгел. Аннары ничектер онытылды. Дөресен әйткәндә, нәрсә бирә соң ул миңа, дигән уй оныттыргандыр ул ниятне. Материаль әйбер турында сүз бармый. Кызыклы матбугат конференциясенә чакыралармы, союзда булган журналистлар белән төрле заманча проектлар, чаралар үткәрәләрме, башка төбәкләргә очрашуларга барганда дәшәләрме?! Минем кебек шәхси басма журналистын чакыралармы, мисал өчен. Юктыр бит. Журналистика күпме үзгәрешләр кичерә, хәзер гади генә газета да радио, телевидение кебек эшли, социаль челтәрләр аша күпме мәгълүмат тарала.

Аннан тыш блогерлар шаукымы китте. Аларга «Бәллүр каләм» тапшыргач, димәк алар белән эшләргә дә кирәктер, дип уйлыйм. Бу мәсьәләдә белем уртаклашу, филологлар, редакторлар, икътисат белгечләре, юристлар белән очрашулар эшләү никадәр файда китерер иде.

Татарча контентның сыйфатын күтәрер өчен, аны яхшыртыр өчен күпме чаралар үткәрергә мөмкин. Мин үзем актив, кызыксынучан кеше, өйрәнергә яратам, «әйдә» дисәләр, чыгып чабарга әзер. Үзем дә кызыклы проектлар тәкъдим итә алам. Оештырып, эшләп бирә алам. Ләкин «мине тыңлагыз инде» дип, кемдер артыннан ялынып йөри торган чор түгел хәзер. «Мине күрмәделәр» дип, үпкәләп йөри торган вакыт та түгел. Эшлә генә.

Ул яктан, шөкер, безнең редакциядә җитәкчеләребезнең заманча карашлары безнең темпераментка туры килеп тора. Идеяләребезне хуплыйлар, күтәреп алалар, заманча сулыш өрә торган яшьләребез дә бар, дөрес юнәлеш бирүче өлкәннәребез дә лояль, ачык безгә. Шуңа да карамый, барыбер, кайчагында эшне төрләндереп, үзеңне яңа өлкәдә сынап карыйсы, яңа кешеләр белән аралашасы, гадәтләнгән «зона комфорта» дигән халәттән чыгып аласы килә. Тәҗрибәле өлкәннәр белән креатив яшьләр бер чылбырда булган мохиттә кайнашып аласы килә.

Әңгәмәләр корганда, хәзер инде танылган, зур язучылар, артистлар үзләренең яшь вакытларын сөйлиләр. Остазларын санап китәләр. Шул остазларының урыннарын алган хәзерге олпат шәхесләрнең күпмесе бүген яшьләргә ярдәм кулы сузарга әзер? Журналистлар союзында яшьләр күпме? Бу риторик сораулар. Җаваплары барыбызга да мәгълүм. Берлек бердәмлек сүзенә тартым, ә хәзер һәркем үзе турында гына уйлый торган заман, ди ул.

Журналистлар берлеге эшчәнлегенә карата тәкъдим һәм фикерләрне «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100