news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Айзилә Батырханова: «Ялкын» журналы иҗат итәр өчен стимул бирә

Журналист Айзилә Батырханова: «Ялкын» журналы иҗат итәр өчен стимул бирә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы, журналист Айзилә Батырханова «Ялкын» журналы һәр балага иҗат итәр өчен этәргеч бирүен әйтте.

«Миңа калса, журналистика белән кызыксынган һәр бала «Ялкын»га язып карарга тиеш. Район газетасында язмаларым чыккан булса да, хәтерлим, 2011 елда тәвәккәлләп, «Ялкын» журналына язмамны җибәреп карарга булдым. Бер көн дигәндә җавап килде: «Мәкаләгезне бастырырга әзербез», - диделәр. Бу сүзләр мине күбрәк иҗат итәргә канатландырды! Һәр яшь журналистка бу стимул булып тора», - диде ул.

Аның әйтүенчә, яшь иҗатчы өчен гонорарның булуы да мөһим. «Язмаң өчен акча түләгәч, тагын да күбрәк иҗат итәргә этәргеч була. «Ялкын»нда син аналитик фикерләргә өйрәнәсең. Хәтерлим, минем бик тә балалар редколлегиясенә эләгәсем килгән иде», - дип искә алды ул.

  • «Ялкын фест» – балачак фестивале «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган. Фестивальдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кунакта булды. Ул редакциягә Татарстан Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды.
  • Фестиваль кунаклары аш-су остаханәләре, блогерлар, этномаркет һәм башка бик күп төрле мәдәни-күңел ачу вакыйгаларында катнашты. «Алдынгылар» мәйданчыгында республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясады. Фестиваль программасы кысаларында көн дәвамында күпсанлы мәйданчыклар эшләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100