news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ялкын» журналы мәктәп медиасы патриотик фестиваленә гаризалар кабул итә башлады

Татарстанда яшь журналистларга ярдәм итү һәм мәктәп медиа үзәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект – «Ялкын» мәктәп медиасы беренче республика патриотик фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Фестивальдә Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләреннән мәктәп медиа командаларын (газета, журнал, радио - һәм телестудияләр, SMM-проектлар һәм башка форматлар) катнашырга чакыралар. Анда 12-18 яшьлек укучылар катнаша ала. Ике төп номинациядә («Рус телендә мәктәп медиасы» һәм «Татар телендә мәктәп медиасы») җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Тулырак мәгълүмат белән «Ялкын» журналының сайтында һәм социаль челтәрләрендә, шулай ук фестивальнең рәсми телеграм-каналында (@mediafestyalkin) танышырга мөмкин. Гариза бирү өчен онлайн-форма: https://forms.yandex.ru/u/691da4e44936392b561cf9bd/

news_right_1
news_right_2
news_bot