news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зураб Церетели Рөстәм Миңнехановка исемләнгән Россия сәнгать академиясе медален тапшырды

Татарстан Президенты өчен бүләкне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кабул итеп алды.

Зураб Церетели Рөстәм Миңнехановка исемләнгән Россия сәнгать академиясе медален тапшырды
Рамиль Гали

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Казанның “Хәзинә галереясендә Россия сәнгать академиясе рәисе Зураб Церетели ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә “Россия сәнгать академиясе каршындагы казанышлары өчен” медален тапшырды.

Татарстан Президенты өчен бүләкне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кабул итеп алды.

Шулай ук Татарстан рәссамы Илгизәр Самакаев та бүләккә лаек булды. Казанның алдынгы график остасы Александр Артамонов Россия сәнгать академиясенең көмеш медаленә ия булды.

Моннан тыш, ТР Дәүләт рәсем сәнгате музее директоры Розалия Нургалиевага да заманча сәнгатьне үстерүгә өлеш керткәне өчен медаль тапшырдылар.

  • “Красные ворота / Против течения” күргәзмә-бәйгесе ике елга бер тапкыр Россиянең 20дән артык төбәгеннән 500гә якын рәссамны бер мәйданчыкка җыя. Бәйгедә катнашучыларның эшләрен комиссия өйрәнгәч, финалчылар ачыклана һәм аларга исемле стипендияләр тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100