news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Зур уңышларга ирешкән укытучыларның сурәтләрен Казанда билбордларда урнаштырачаклар

Бөтендөнья укытучылар көненә шәһәр билбордларында үз хезмәтләре белән аерылып торган 23 педагогның фотолары урнаштырылачак. Акция шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

«Кешеләрнең педагогларыбызның һәм алар төрле фестивальләргә, олимпиадаларга һәм ярышларга әзерләгән балаларыбызның казанышлары турында белүе бик мөһим. Бер генә яулаган уңыш та игътибарсыз калырга тиеш түгел. Вакытында рәхмәт әйтү – безнең бурычыбыз. Укытучыларны билбордлар аша Укытучылар көнендә генә котлап калмыйча, гадәти көннәрдә дә хөрмәтебезне күрсәтү мөмкинлеген табарга кирәк. Шәһәр җәмәгатьчелеге дә безнең «геройлар»ыбыз турында белергә тиеш. Бу табибларга да, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә, транспортчыларга да кагыла», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Төп магистральләрдә барлыгы 15 тышкы билборд булачак: Җиңү проспекты, Оренбург тракты һәм башкалар. Шулай ук котлаулар метрополитенның барлык станцияләрендәге экраннарга урнаштырыла.

Стендларда зур эш тәҗрибәсе булган педагогларны, профессиональ конкурсларда җиңүчеләрне һәм олимпиадачыларны әзерләүчеләрне күрергә мөмкин була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100