news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зур тизлектә җилдергәгн “Газель” җәяүлене таптаткан

Республикада ноябрьның 9 көнендә булган транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны инде 20гә җиткән, имгәнүчеләр, җәрәхәтләнүчеләр – 203

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә сәгать кичке 5 тулганда Йошкар-Ола – Яшел Үзән – Казан юлының 113 нче чакрымында, Яшел Үзән турысында, “Газель” зур тизлектә барып, светофорсыз юл кичүеннән чыгучы җәяүлене таптаткан.

Республика ЮХИДИ идарәсеннән алынган әлеге мәгълүматта әйтелгәнчә, рульдагы 1985 елгы кеше юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 һәм 14.1 пунктларын бозган дип фаразлана, шулар нәтиҗәсендә 1950 елгы җәяүле юлда һәлак булган.

Шулай итеп, республикада ноябрьның 9 көнендә булган транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны инде 20гә җиткән, имгәнүчеләр, җәрәхәтләнүчеләр – 203.
 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot