news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Зур театрда дирижер Фоат Мансуров белән хушлашалар
Аны Мәскәүнең Троекуровски зиратында җирлиләр
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүнең Дәүләт академия зур театрында танылган дирижер, Россиянең халык артисты Фоат Мансуровны соңгы юлга озаталар. Ул 12 июньдә 82 яшендә якты дөнья белән хушлашты.
Фоат Мансуров үзенең таланты белән халыкны таң калдыра. Ул математик, публицист була, берничә чит телне белә, альпинизм һәм тимераякта зур тизлек белән шуу спорты мастеры, Казахстанның шахматлар буенча чемпионы була. Музыка сәнгатендә күрсәткән хезмәтләре өчен Фоат Мансуров Кызыл Хезмәт Байрагы, “Мактау билгесе”, Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә.
Фоат Мансуров 1928 елның 10 гыйнварында Алма-Ата шәһәрендә туа. Казах дәүләт университетын,“оркестр дирижеры” белгечлеге буенча Алма-Ата дәүләт консерваториясен , Мәскәү дәүләт консерваториясе аспирантурасын тәмамлый. Аннары Казакъстанның һәм Татарстанның төрле оркестрларында дирижерлык иткән. Мәскәү дәүләт консерваториясендә белем биргән.
Бүген Зур театрда дирижер Фоат Мансуров белән хушлашалар. Аны Мәскәүнең Троекуровски зиратында җирлиләр, дип белдерә ИТАР-ТАСС.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot