news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зур тәнәфес – 2025» фестиваленең җиңүчеләре билгеле

«Зур тәнәфес – 2025» фестиваленең җиңүчеләре булып Вахитов районының 116нчы һәм Идел Буе районының 186нчы лицей укучылары танылды. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган гала-концертта балаларга бер миллион сум күләмендә сертификатларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел фестиваль Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Төп мәктәп иҗади конкурсының финалында Казанның 24 мәгариф учреждениесеннән 5 мең бала катнашты. 1-11 сыйныф укучылары «Без – Казан балалары, без – бөек ил балалары» дигән темага бию һәм музыка номерлары әзерләделәр.

Зур төркемдә беренче урынга һәм 1 млн сумлык сертификатка 186нчы лицей ия булды. Икенче урынны һәм 500 мең сумлык сертификатны 183нче лицей алды. Өченче урынга 33нче гимназия лаек булды, укучыларга 350 мең сум акча тапшырылды. 102нче һәм 180нче гимназияләр, 177нче лицей лауреатлар булдылар, аларга 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.

Кече төркемдә беренче урынга һәм бер миллион сумлык сертификатка 116нчы лицей ия булды. Икенче урын һәм 500 мең сум күләмендә сертификат гимназиягә – 34нче мәктәпкә, өченче урын һәм 350 мең сум күләмендә сертификат 72нче мәктәпкә бирелде.

Музыкаль юнәлештә 34нче татар-рус мәктәбенең «Экспромт» халык уен кораллары ансамбле гран-при алды, бию юнәлешендә – 186нчы лицейның «Юла» балалар хореография студиясенең «Гнезда» әдәби-хореографик композициясе, театр юнәлешендә – 180нче мәктәпнең актерлар составы, оригиналь жанрда иң яхшылар исеменә 183нче гимназиянең «Фантазия» хореография төркеме лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot