news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының яңа этабы башланды

Катнашучыларга кызыксынулары, сыйфатлары һәм көчле яклары турында сөйләргә кирәк.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). 30 апрельдә «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының яңа этабына керү ачылды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурста  8-10 нчы сыйныфта укучы 120 меңнән артык бала катнаша. Дистанцион этап «БольшаяПеремена.онлайн» сайтында уза.

Конкурсның яңа этабы «Үзеңне күрсәт» дип атала. Катнашучыларга үз кызыксынулары, сыйфатлары һәм көчле яклары турында сөйләргә кирәк булачак. Әлеге этап алдагы өч тестны үткәннән соң ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100