news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Зур шәһәрләрдә күрше төбәкләргә пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче, әмма моңа рөхсәте булмаучылар эшли

“Мөстәкыйль рәвештә пассажирлар ташу белән шөгыльләнүчеләр мәсьәләсен рәткә салмыйча, транспорт иминлеген тиешле дәрәҗәгә күтәрә алмыйбыз”, - диде бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Мөстәкыйль рәвештә пассажирлар ташу белән шөгыльләнүчеләр мәсьәләсен рәткә салмыйча, без транспорт иминлеген тиешле дәрәҗәгә күтәрә алмыйбыз”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов.
Бүгенге көндә Татарстанда транспортта йөк ташу һәм пассажирлар йөртү өлкәсендә 62 проценттан артыгы пассажирлар йөртүгә туры килә.
“Пассажирларны йөрткәндә иминлек мәсьәләсе актуаль булып кала. Хәзерге вакытта республикадагы барлык торак пунктларның 72 проценты даими автобус маршрутлары белән тәэмин ителгән. Татарстанда 1 августка алынган мәгълүматларга караганда, дәүләт һәм муниципаль контракт нигезендә төрле дәрәҗәдәге милектә булган 92 оешма пассажирлар йөртү белән шөгыльләнә.
Әмма шул ук вакытта пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче стихияле базар үсеш ала. Юллардагы һәлакәтләрне исәпкә алып, бу мәсьәләгә игътибар бирү зарур”, - дип белдерде урынбасар.
Зур шәһәрләрдә күрше төбәкләргә пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче, әмма моңа рөхсәте булмаучылар эшли. Казанда мондый урыннар Советы мәйданы тукталышында, Тимер юл вокзалында бар.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов сүзләренчә, РФ Президенты Указын тормышка ашыру максатыннан, бүгенге көндә РФдә транспорт иминлеген тәэмин үстерү буенча комплекслы программа эшләнгән. “Мөстәкыйль рәвештә пассажирлар ташу белән шөгыльләнүчеләр мәсьәләсен рәткә салмыйча, без транспорт иминлеген тиешле дәрәҗәгә күтәрә алмыйбыз”, - диде ул. Яңа гамәлгә кергән “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” закон бу өлкәдә тәртип урнаштырыр дип көтелә. Анда пассажирлар йөртүләрнең заказчысы тарафыннан расланган хәрәкәт расписаниесен бозып, пассажирлар транспортында пассажирлар йөрткән өчен; пассажирны йөртүдән баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тарту турындагы; пассажирлар йөртүне оештыру өлкәсендә күзәтчелек итүче орган турындагы статьяларга ачыклык кертелә.



 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100