Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зур Рбишчада күренекле милләттәшебез истәлегенә багышланган хәтер Сабан туе узды
Зур Рбишчада күренекле милләттәшебез истәлегенә багышланган хәтер Сабан туе узды
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Зур Рбишча авылында күренекле милләттәшебез Абдулхамит Садеков истәлегенә багышланган хәтер Сабан туе киң колач белән үтте. Биредә мондый Сабан туе инде сигезенче тапкыр уздырыла.
Бәйрәмне Абдулхамит мәчете имамы Хәйдәр хәзрәт изге дога һәм тәбрик сүзләре белән ачып җибәрде. Бәйрәмне ачу тантанасында Абдулхамитнең әтисе һәм туганнары, шулай ук Сергач, Кызыл Октябрь районнары һәм Зур Рбишча авылы администрациясе башлыклары чыгыш ясады. Җыелган халык өчен иң көтелмәгәне — бәйрәмдә танылган тележурналист Светлана Сорокинаның чыгыш ясавы булды. Ул Садековлар гаиләсенең якын дусты булып чыкты, һәм бәйрәмгә алар чакыруы буенча махсус килгән. Танылган тележурналист татар халкының болай культуралы ял итүенә һәм бәйрәмнең шундый киң колач белән оештырылуына гаҗәпләнүен белдерде.
Тантаналы өлештән соң, Татарстан артистлары катнашында зур концерт булды. Закир Шаһбан, Лилия Муллагалиева, Асылъяр, Азат Тимершәех, Илсаф, Чулпан Мортазина, Гөлнара Тимерҗанова һәм башкалар, шулай ук «Зө-Ләй-Лә» төркеме чыгышлары тамашачылар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Аннан соң көне буе төрле спорт ярышлары барды. Милли спорт төрләреннән тыш, төрле командалар арасында мини-футбол һәм волейбол ярышлары да үткәрелде. Әлбәттә инде, игътибар үзәгендә беренче чиратта милли көрәш булды. Абсолют авырлыкта Сабан туе батыры булып Сафаҗайдан Ринат Сәбитов калды. Аңа бүләккә ВАЗ-2106 автомобиле бирелде. Башка җиңүчеләр дә кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
Әлеге хәтер Сабан туен, шулай киң колачлы итеп, «Волга-Петролеум» фирмасы оештырып уздырды. Аның җитәкчесе Мансур Садековка, милли көрәшне пропагандалаудагы уңышлары өчен, Бөтенроссия көрәш федерациясе президенты Риф Гайнановның рәхмәт хаты тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз