Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зур Рбишча авылында III төбәкара шигырь укучы һәм патриотик җыр башкаручы бәйгесе булган
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Түбән Новгород өлкәсенең Зур Рбишча авылы мәктәбендә III Төбәкара шигырь укучылар һәм патриотик җыр башкаручылар конкурсында жюри әгъзасы буларак катнашкан.
«Бәйгедә унбер төбәктән, шул исәптән Татарстаннан йөзгә якын кеше катнашты. Конкурсны оештыру сәләте югары булган мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдинова ачты. Тантанада Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь муниципаль округы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рафаэль Ильясов, комитет җитәкчесе Рәүф Ваһапов, «Татар радиосы» җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов, округның мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, педагоглар, ата-аналар, укучылар катнашты», - диде Флюра Абдуллина «Татар-информ»га.
Аның әйтүенчә, Казан кооператив институты Зур Рбишча авылы мәктәбе белән хезмәттәшлек итә. «Укучылары институтта белем ала, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге уздырган чараларда актив катнаша», - дип искәртте ул.
Конкурста үзәк җитәкчесе Флюра Абдуллина чыгышында Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткергән. «Татар мәдәнияте уздырган «Туган телем», «Тукайга мәхәббәт илә» конкурслары җиңүчеләренә дипломнар тапшырдым. Мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдиновага телебезне, мәдәниятебезне саклау юнәлешендәге эшчәнлеге, Казан кооператив институты белән үзара хезмәттәшлеге өчен Алсу Нәбиева имзалаган Рәхмәт хатын тапшырдым», - диде ул.
Татарстаннан Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина җитәкчелегендәге делегация дә килгән. «Шулай ук, тәҗрибә уртаклашу йөзеннән, Татарстанның Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең информатикалаштыру буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шагыйрә Лилия Сафина катнашты. Бу көнне Зур Рбишча урта гомуми белем бирү мәктәбе уздырган конкурс җиңүчеләренә дипломнар һәм бүләкләр бирелде», - дип сөйләде Флюра Абдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз