news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зур Кукмарадан Сафиннар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Алар 30 ел Магадан шәһәрендә яшәгән.

Зур Кукмарадан Сафиннар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 31 август, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Зур Кукмарадан Рабига һәм Рифат Сафиннар 50 ел бергә гомер итә, алар «Районның мактаулы юбилярлары» китабына үз имзаларын куйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүген Рабига һәм Рифат Сафиннар гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтте. Нәкъ 50 ел элек, 28 августта, аларның гаилә елъязмасы языла башлый. Аларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова һәм башкалар килгән иде.

Кунаклар юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек, алга таба да бергә озын гомер кичерүләрен теләп, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Алар яшь чакта танышып гаилә кора. Рабига апаның Кукмара машина-счет станциясенә эшкә урнашкан чагы гына була, ә Рифат абый сельхозтехникада инженер хезмәтен башкара. Өйләнешкәч, яшьләр бәхет эзләп, төньяк Магадан шәһәренә юл тота.

«Без өч елга гына дип килгән идек, утыз ел сизелми дә үтеп киткән. Әле дә хәтердә: әтигә безнең өчен борчылма, әзрәк эшлибез дә кайтабыз, дип әйткән идек. Ул елларны, акча эшләргә дип, Магаданга Советлар Союзының барлык төбәкләреннән җыелдылар», — диде гаилә башлыгы.

Лаеклы ялга чыккач, бөтен гаиләләре белән туган якларына әйләнеп кайталар. Алтын туй — матур дата гына түгел, ә үзе бер тормыш һәм озак еллар буена уртак хезмәт нәтиҗәсе, дип саный юбилярлар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100