news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зур Кукмарадан 1949 елгы мотоцикл парадта катнашачак

Зур Кукмарадан 1949 елгы мотоцикл парадта катнашачак
Фото: https://kukmor-rt.ru/

Зур Кукмара авылыннан Илнур Нурмөхәммәтов ел саен үзенең 1949 елгы «М-72» мотоциклы белән парадта катнаша. Быел да ул бу тарихи, тантаналы вакыйгадан читтә калмаячак. Тимер атын да әзерләп куйган: мотоцикл парадка чыгарга әзер, юган, майлаган. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Бу мотоцикл Илнурга бик кадерле, ул – аңа әтисеннән калган истәлекле ядкәр.

– Минем әти 1941 елгы иде. Әлеге мотоциклны 18 яшьлек вакытта сатып алган дип беләм. «М-72» – «Урал»ның бабасы, аны Свердловскиның Ирбит дигән шәһәрендә ясаганнар. Ә менә әти әлеге тимер атны кайдан алганы турында мәгълүмат юк. Әмма ул аңа утырып йөргән, дигән уй гына да күңелгә җылылык бирә. Мотоцикл озак вакытлар гаражда торды, һәм көннәрдән беркөнне мин кадерле истәлекне торгызырга уйладым. Моның өчен аны тулысынча сүтеп җыярга, буярга, ремонтларга туры килде. Техниканы яратам, чөнки кечкенә чактан тимер-томыр арасында казынып үстек. Шушы мәхәббәт нәтиҗәсендә мотоциклны шундый матур хәлгә китерә алдык дип уйлыйм, – диде ул.

Пандемия сәбәпле парад үткәрелмәгән елны да Илнур югалып калмый, ветераннарны өйләренә барып котларга уйлый.

– Салават исемле дустым белән кибеттән күчтәнәчләр алдык, хәрби киемнәр кидек, Шпагин мылтыгы астык һәм мотоциклга утырып, ветераннарны сөендереп кайттык. Алар безне күреп бик шатландылар, мылтыкны тотып, мотоциклга утырып карадылар. Күңелләре дулкынланып, хәтта күзләре яшьләнде. Хәзер бу ветераннар исән түгел инде, әле ярый без алар белән очрашканбыз. Хәтердә күпме истәлек, тарих калды бит, – диде Илнур.

Якташыбызның ватан­пәрвәрлек хисләре парад белән генә чикләнми, махсус хәрби операция башланганнан бирле андагы егетләргә гуманитар ярдәм алып бару белән дә шөгыльләнә. Ул махсус хәрби операция зонасына тугыз тапкыр гуманитар йөк илткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100