news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зур Кукмарада халык соравы буенча юл салынган

Зур Кукмарада халык соравы буенча юл салынган
Миләүшә Хаҗиева

Зур Кукмарада район юл төзелеш оешмасы эшчеләре шушы көннәрдә биредәге юл кырыена бордюр урнаштыра башлаган, ә ул урамга керү-чыгу юлын каплый икән. Бу хакта «Хезмәт даны» «Кукмара ТВ»га сылтама белән хәбәр итә.

Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары, Зур Кукмара авылының Сәид Галиев урамында яшәүчеләрдән килгән мөрәҗәгать буенча урынга чыгып, халык белән очрашты.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдиновның сүзләренчә, әлеге юл рөхсәтсез ясалган, һәм ул юл иминлеге таләпләренә туры килми.

«Трассадан безнең урамга керә торган бер генә юл бар. Күршемнең баласы — инвалид, минем дә икесе астма белән чирли. Әгәр ул юлны япсалар, безгә ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, газ оешмасы, полиция, чүп машиналары кайдан керергә тиеш була? Нигә бердәнбер юлдан мәхрүм итәләр? Юлның закон таләпләренә туры килмәвен дә аңлыйбыз, шуңа күрә бу юл урынына башканы ясауларын сорыйбыз», — диде Сәид Галиев урамында яшәүче Алсу Шәрәфиева.

Халыкны да аңларга мөмкин, алар якыннарының иминлеге өчен борчыла. Урамның икенче башыннан чыгып китәргә булыр иде, билгеле, әмма анда илтә торган юлдан йөк машиналарына гына түгел, җиңел автомобильләргә дә йөрү авыр.

«Соңрак Сәид Галиев урамында яшәүчеләрнең гозерләре уңай хәл ителүе турында хәбәр алынды. Юл төзелеш оешмасы эшчеләре бордюрны урнаштырып бетергәннәр, ә халыкка йөрү өчен урамга таш җәеп, икенче керү юлы ясалган», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100