news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зур Кукмара урта мәктәбендә Мияссәр Мансуров истәлегенә багышланган шахмат турниры булды

Зур Кукмара урта мәктәбендә Мияссәр Мансуров истәлегенә багышланган шахмат турниры узды. Шахмат уенында үзләренең осталыкларын күрсәтергә Кукмара шәһәреннән, авыл мәктәпләреннән укучылар һәм Мияссәр Мансуровның замандашлары җыелды. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Мияссәр Мансуров Кукмара районы үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде. Бакыйлыкка күчкәненә дә инде 5 ел вакыт узган.

Мияссәр Мансур улы Тәкәнеш районы Ятмас Дусай авылында дөньяга килә. Әти-әнисе яшьли бакыйлыкка күчкәч, ике сеңлесе аның карамагында кала. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном дипломы ала. Арчада трактористлар курсын тәмамлый. Берничә елдан үз эшенең остасы – алдынгы тракторист булып таныла. 66 елын хезмәткә багышлый ул. Шушы елларда ук эштән бушаганда ул шахмат уйный торган була.

Мияссәр Мансуровның ике улы, кызы әтиләренең якты истәлегенә багышлап инде дүртенче ел рәттән шахмат яратучыларны сөендерәләр. Быел да җиңүчеләргә кубок, акчалата бүләкләр грамоталар тапшырылды.

Мияссәр абыйның бер кулында чемоданы булса, икенчесендә һәрвакыт шахмат тактасы иде, дип искә ала замандашлары. Шул чорларда ук ул шахмат клубы оештырган, үзе сыман уйнарга һәвәсләрне чакырып ярышлар үткәргән. Хәтта танылган шахматчы Александр Панченко да Кукмарага килгән. Сабадан Нургали Миннеханов Мияссәр Мансуровның лаеклы көндәшләренең берсе була. Шахмат уйнау максаты белән алар еш очрашып торалар.

-Әти безне кечкенәдән шахмат-шашка уйнарга өйрәтте, - дип искә ала улы Роберт Мансуров. - Кич белән эштән кайткач, идәнгә ятып, ярыша-ярыша уйный идек. Алай гына түгел туганнар кайтса да, дус-ишләр килсә дә, бу шөгыль күңелле бер мизгелгә әверелә иде. Шахмат бит ул – сәнгать тә, спорт та. Шахмат уйнаган кешенең фикерләү дәрәҗәсе дә югары була. Шуңа күрә шахмат мәгариф системасына да кертелеп, балалар кечкенәдән уйнарга өйрәнеп үссәләр, бик яхшы булыр иде.

«Уйнарга теләк белдерүчеләр күп булса да, турнир ахырына якынлашты. Көчлеләр җиңде, җиңелүчеләр тагын да күбрәк шөгыльләнергә дип үз-үзләренә сүз биреп таралышты», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100