news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зур Кукмара тарихы тупланган затлы китап чыкты

Зур Кукмара тарихы тупланган затлы китап чыкты
Фото: http://kukmor-rt.ru/

Зур Кукмара тарихын туплаган затлы китап дөнья күрде. Авыл китабын эшләү фикере 2002 елда Нурислам абый Галиевның күңеленә килә. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Ул фикерләшү өчен хезмәттәшем, гомеренең 40 елын журналистика өлкәсенә багышлаган Рәшит абый Минегалиевка мөрәҗәгать итә. Шул көннән башлап авылның элеккедән килгән төп тугыз урамында кемнәр яшәве, кәсепләре, гаилә хәле турында мәгълүматлар, фотолар туплана башлый.

Рәшит абый: «Яңа урамнарга башка чыккан гаиләләрнең дә тормышларын барлап, башкаларныкы кебек анкета мәгълүматлары аласы булыр», – ди. Шулай итеп, китапка кертеләсе урамнар саны 18гә тула. Искергән, төсе үзгәргән фотоларны яңартырга, элеккедән сакланган хуҗалык кенәгәләрен анализлап, кирәкле мәгълүматларны алып теркәргә, язмаларны эшкәртергә Рәшит абый алына.

Соңрак әлеге төркемгә Рәсимә апа Минһаҗева, Марсель абый Минһаҗев кушыла. Рәсимә апа моңа кадәр мәгълүматлары булмаган гаиләләрдә көндезләрен булса, кич утырып, аларның тормыш-көнкүрешләре турында язмалар әзерли. Марсель абый исә китапның финанс ягын кайгыртып, хуҗалык җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иганәчеләр белән тыгыз элемтәдә торып, 900 данә китапны алып кайтып урнаштыруга зур көчен куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100