news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зур Кукмара мәктәбендә Мияссәр Мансуров истәлегенә шахмат турниры булды

Зур Кукмара мәктәбендә Россиянең атказанган төзүчесе, «Кукмара районының мактаулы гражданины» һәм башка бик күп бүләкләр иясе Мияссәр Мансуров истәлегенә шахмат турниры узды. Быел әлеге ярыш бишенче тапкыр үткәрелде. Анда үз көчләрен сынарга район мәктәпләреннән укучылар җыелды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Чараны оештырган Мияссәр аганың балалары Роберт, Мөдәрис Мансуровлар, Нурфия Төхвәтуллинаның сүзләренчә, быел турнир әтиләренең туган көненә туры килгән. Исән булса, легендар шәхескә 90 яшь тулган булыр иде.

Ул авыл хуҗалыгы, төзелеш тармакларында эшләгән, гомеренең соңгы көннәренә кадәр район ветераннар оешмасын җитәкләгән. Аның гомуми хезмәт стажы 66 елга җыела. Мияссәр ага зур оештыру сәләтенә ия, актив, бернәрсәгә дә битараф кала белмәгән тынгысыз күңелле шәхес була. Чарада катнашучылар аның турында матур истәлекләрне, якты хатирәләрне барлады.

«2018 елның 26 октябрендә әти вафат булганнан соң, замандашлары, бөтен республика ветераннары аның исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыкты. Озак та үтмәде район җитәкчелеге, ветераннар советы ярдәме белән Зур Кукмара мәктәбенә Мияссәр Мансуров исеме бирелде. Әлеге турнир да аның истәлеген саклауның бер өлеше булып тора. Әти бик кызыксынучан кеше иде, гел алга омтылды, өйрәнде. Кайда гына эшләсә дә яңалык кертте. Шахмат та әтинең яраткан уеннарының берсе иде», – дип сөйләде балалары.

Мияссәр Мансуров - сугыш чоры баласы. Әтисе фронтта үлгәннән соң, тормышның бөтен авырлыгы аның җилкәсенә төшә. 10 яшьлек чагыннан ук колхозның иң усал үгезен җигеп кырга чыга, икмәк үстерә. Әнисе вафат булганнан соң, ике сеңлесен аякка бастыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100