news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зур Кукмара мәктәбендә Андрей Чернов истәлегенә ярышлар үткәрелә

1, 2, 3 чакрым арага йөгерү күздә тотыла

 (Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 11 октябрьдә Кукмара районының Зур Кукмара урта мәктәбенең чаңгы трассасында Андрей Чернов истәлегенә багышланган җиңел атлетика ярышлары уздырылачак.

2003 елда туган һәм алардан кечерәк малайлар һәм кызлар, 2001-2002 елгы кызлар 1әр, 1999-2000 елгы, 2001-2002 елгы малайлар, 1999-2000 елгы, 1997-98 елгы, 1996 елгы һәм өлкәнрәк кызлар, ветераннар (50 яшьтән өлкән ир-атлар һәм хатын-кызлар) 2шәр, 1996 елгы һәм өлкәнрәк үсмерләр 3 чакрымга кадәр йөгерәчәкләр.

Ярышларда катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә башлана, дип игълан салды районның “Хезмәт даны” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot