news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зур Кукмара мәктәбе ишегалдында Мияссәр Мансуровның бюсты ачылды

Зур Кукмара урта мәктәбенә аның исеме бирелде.

Зур Кукмара мәктәбе ишегалдында Мияссәр Мансуровның бюсты ачылды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 19 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Зур Кукмара урта мәктәбендә әлеге уку йортына районның танылган шәхесе Мияссәр Мансуровның исемен бирүгә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Анда район җитәкчелеге, ветераннар, авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашты. Чыгышлардан соң, мәктәп ишегалдында Мияссәр Мансуровның бюсты ачылып, аңа чәчәкләр куелды.

Мияссәр ага Мансуров авыл хуҗалыгы, төзелеш тармакларында эшләде, гомеренең соңгы көннәренә кадәр район ветераннар оешмасын җитәкләде. Аның гомуми хезмәт стажы 66 елга җыела. Ул зур оештыру сәләтенә ия булган, актив, бернәрсәгә дә битараф кала белмәгән тынгысыз күңелле шәхес иде.

- Мәктәпкә Мияссәр аганың исеме бирелү – барыбыз өчен дә зур горурлык. Бу исемне акларга тырышыгыз, - диде район Советы аппараты җитәкчесе Резедә Гаянова, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100