news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зур Кукмара җирлегендә яшәүчеләр Дәүләт Советы депутатына сорауларын бирде

Разия Садыйкова фикеренчә, гражданнарны шәхси кабул итү – халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе.

Зур Кукмара җирлегендә яшәүчеләр Дәүләт Советы депутатына сорауларын бирде

(Кукмара, 28 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова гражданнарны кабул итте. Анда катнашучылар депутатка үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Бу турыда район басмасы сайтына хәбәр ителә.

Кабул итүгә беренчеләрдән булып, Янсыбы авылыннан Зөфәр Гайнуллин килгән иде.

- Безнең авылда 121 хуҗалык бар. Күптән түгел яңа клуб ачылды, мәчет эшли, яшьләрнең дә бәхет эзләп читкә китмичә, авылда калулары сөендерә, - дип башлады ул сүзен. - Әмма авыл эчендәге юллар ремонтланып, спорт һәм балалар мәйданчыгы, балалар бакчасы төзелсә, бик яхшы булыр иде.

Разия Садыйкова фикеренчә, гражданнарны шәхси кабул итү – халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе.

"Бүген яңгыраган барлык сорауларны да мин контрольгә алып, аларны республика программаларына кертү мөмкинлеген карау өчен тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәчәкмен", - диде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100