news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зур концертлар залында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты була

Иртәгә 18:30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Укытучылар көненә багышланган Гала-концерт була. Ул Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең «Много школ – одна страна» һөнәри музыкаль белем бирү төбәкара фестиваль кысаларында үткәрелә. Әлеге фестиваль ректор, профессор Вадим Дулат-Алиев инициативасы белән уздырыла.

«Концертның үзенчәлеге шунда: бер сәхнәдә һөнәри музыкаль белем бирүнең барлык вәкилләре: Казан балалар музыка мәктәпләре укучылары, Әлмәт, Димитровград, Казан, Чаллы музыка көллиятләре студентлары, урта махсус музыка мәктәбе һәм Казан консерваториясе укучылары һәм студентлары чыгыш ясаячак», - дип хәбәр итә консерваториянең матбугат хезмәте.

Бәйрәм концерты музыка уку йортларының барлык укытучылары өчен бәйрәм бүләге булачак. Тамашачыларны талантлы яшь башкаручылар катнашында бай программа көтә, алар югары дәрәҗәдә осталык күрсәтәчәк, - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot