news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зур Казан боҗрасының бер өлешен «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» дип атыйлар

Республика юбилее хөрмәтенә Зур Казан боҗрасының Мидхәт Булатов һәм Борисково урамнары арасындагы өлеше шундый исемдә булачак.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Зур Казан боҗрасының Идел буе районындагы бер өлеше «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» дип аталачак. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында шундый карар чыккан. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр булган юл участогы турында бара.


Россия Хөкүмәте әлеге юл өлеше төзелешенә 650 млн сум акча бүлеп биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot