news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зур канәгатьлелек тудырган чара

Зур канәгатьлелек тудырган чара

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Күптән түгел Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә инде традициягә кереп киткән «Дуслык күпере» («Радуга дружбы») исемле фестиваль үтте. Анда республиканың Милли сәясәт министрлыгыннан кунаклар да чакырылган иде. Фестивальдә катнашучылар арасында һәрчак көтеп алган «Чулпан» татар фольклор һәм «Яшьлек» эстрада ансамбльләре дә катнашты. Аларның чыгышлары 2 нче санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфларында укучы татар балаларының җыр-биюләре белән чиратлашып барды.

Фестивальдә кул эшләре һәм татар милли ашлары күргәзмәсе дә эшләде. Галимә Әхмәтҗанованың кул эшләре, ә Гөлшат Муллаярова, Галия Хөсәенова, Рәмзинә Хаҗиәхмәтова, Хәтимә Хафизова, Нәсимә Төхфәтуллина һәм Мөнәвәрә Хөсәеноваларның бик тәмле итеп пешерелгән милли ризыклары, тамашачылар күңеленә хуш килде.

Милләттәшләребез бу чарадан бик зур канәгатьлелек алып, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп таралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot