news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зур күбәләкләр, үрмәкүч һәм экзотик тутый кошлар – Казандагы чираттагы күргәзмәнең тере экспонатлары

Кайбер экзотик бөҗәкләрне кулда да тотып карарга була

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Алсу Гатауллина). Бүген ТР Милли музеенда “Дөньядагы тере күбәләкләр һәм үрмәкүчләр” күргәзмәсе ачылды. Казанда экспозиция агымдагы елның 10 нчы ноябренә кадәр эшләячәк.
Экскурсовод Олег Григорьевич сөйләвенчә, күргәзмә өченче ел рәттән уза. Экспонатларны Чабаксардан шәхси коллекционерлар тәкъдим итә. Узган ел белән чагыштырганда экспозиция шактый баеган. Быел рамкага урнаштырылган үрмәкүч, корт һәм күбәләкләрнең фәнни коллекциясе стенды барлыкка килгән.
Яңа күргәзмәгә килүчеләр канатларын җилпегән халәттә 30 см га җитүче 25 төрле эре күбәләкне һәм берничә миллиметр гына булган иң кечкенә күбәләкләрне күрә алачак. Алар барысы да чәчәкләр һәм ясалма яшеллек белән бизәлгән махсус чатырда очып йөри, һәм үзләре белән танышырга килгән һәркемнең җилкәсенә дә куна ала. Өстәлдә аларга туклану өчен җиләк-җимеш куелган.
 Коллекциянең энҗеләре булып, агриппина, сатурния атлас, морфидлар һәм башка күбәләкләр санала. Алар арасында агулылары да бар, мәсәлән, идея белая. Бу күбәләк – бөҗәк ашаучылар өчен куркыныч азык, чөнки корт вакытында алар агулы үсемлекләрнең яфраклары белән туклана. 
Күбәләкләр озак яшәми, нибары 2-3 атна гына. Әмма күргәзмә экспозициясе даими рәвештә тулыланып тора, чөнки шушы ук бинада инкубатор бар.
Экспозициянең тагын бер вәкилләре – кош ашаучы үрмәкүчләр. Күргәзмәдә аларның 40 лап төрен күрергә була. Кайбер үрмәкүчләр кеше өчен куркыныч тудырмый. Аларны хәтта кулда да тотып карарга мөмкин. Үрмәкүчне өендә тотарга теләүчеләр өчен – зур үрмәкүчнең бәясе 4-5 мең сум, кайберләренең бәясе хәтта 25 мең сумга җитәргә мөмкин.
Дүрт зур тутый кош – иң күңелле экспонатлар. Көнгә бер мәртәбә тутый кошларны бинада очып йөрү өчен чыгаралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot