news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зумерларның балалары ерактан начар күрә: цифрлы чорда баланың күзләрен ничек сакларга?

Ни өчен биш яшькә кадәрге балаларга телефонда озак утырырга ярамый? Ни өчен дәресләрне ятып эшләү зыянлы? Баланы офтальмологка еш күрсәтергә кирәкме? Кечкенә балаларның күзләре өчен контактлы линзалар куркынычмы? Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Республика клиник офтальмология хастаханәсе табиб-офтальмологы Ленара Хәнифәтуллина сөйләде.

Зумерларның балалары ерактан начар күрә: цифрлы чорда баланың күзләрен ничек сакларга?
Бүгенге көндә кечкенә пациентларда рефракция яки күз төзелеше патологияләре еш очрый – бу астигматизм, ерактан начар күрү һәм якыннан начар күрү
Фото: © «Татар-информ»

«Элек ерактан начар күрүгә студентлар зарлана иде, хәзер – 4-7 яшьлек балалар»

2024 елда Татарстанда 410 мең күз авыруы очрагы теркәлгән. Зурлар арасында – 257 мең очрак. Шуларның 47 меңе беренче тапкыр ачыкланган. Балалар һәм яшүсмерләр арасында 152 мең очрак теркәлгән, 45 меңе беренче тапкыр ачыкланган. Мондый мәгълүматларны «Татар-информ»да узган Бөтендөнья күз күрү көненә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Бүгенге көндә кечкенә пациентларда рефракция яки күз төзелеше патологияләре еш очрый – бу астигматизм, ерактан начар күрү һәм якыннан начар күрү.

Фото: © «Татар-информ»

«Ерактан начар күрү, яки миопия, – бик җитди патология. Ул киләчәктә инвалидлыкка китерергә мөмкин. Бу яңа авыру түгел, ул безгә күптән таныш. Ләкин бүгенге көндә ул пациентларны бик кечкенә яшьтән борчый башлый. Элек бу проблема белән студентлар һәм яшүсмерләр мөрәҗәгать итә иде, ә хәзер – 4-7 яшьлек балалар», - дип сөйләде Татарстанның Республика клиник офтальмология хастаханәсе табиб-офтальмологы Ленара Хәнифәтуллина.

Бүген миллениаллар һәм зумерлар әти-әни була. Бу – цифрлы технологияләр белән бик каты мавыккан буын кешеләре. Аларның күбесе монитор экраны каршында үскән, бу аларның күрү сәләтенә начар тәэсир итмичә калмаган. Бу аларның балаларына да күчәчәк. Табиб аңлатканча, әгәр ата-ананың берсендә миопия булса, ул 50 процент ихтималлык белән аның баласында да булачак. Әгәр баланың әтисе дә, әнисе дә ерактан начар күрсә, аңа бу патология 80 процент ихтималлык белән күчәчәк.

Ерактан начар күрү, яки миопия, – бик җитди патология. Бу яңа авыру түгел, ул безгә күптән таныш. Ләкин бүгенге көндә ул пациентларны бик кечкенә яшьтән борчый башлый.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар информ»

«Еш кына урамда шундый күренеш күзәткәнем булды: үз эшләре белән шөгыльләнергә теләп, әни кеше яшь ярымлык баласына телефон тоттырып куя. Бала телефон белән мавыга һәм тыныч кына арбада ята. Ләкин шулай әкрен генә аның күрү сәләте начарлана башлый», – диде офтальмолог.

Табиб «экран никадәр зуррак булса, күзләргә шулкадәр яхшырак» принцибы турында искәртте. Баланың күзләрен саклау өчен, аңа планшет бирү яки телевизор каршына утырту яхшырак.

«Биш яшькә кадәрге балалар өчен экран каршында утыру нормалары юк. Чөнки бу яшьтә бала төрле уенчыклар белән уйнарга, китаплар укырга, урамда йөрергә, дөнья белән танышырга тиеш. Безнең күзләрдәге «якын-ерак» фокусировкасы өчен җавап бирә торган мускул биш-җиде яшьтән генә экран яктысы йөкләнешенә чыдый ала. Бу яшькә кадәр телефон бирергә кирәкми», - дип сөйләде Ленара Хәнифәтуллина.

«Экранга озак карап утыру һәм эчкә ятып уку зыянлы»

«Минем шәхси тәҗрибәм һәм коллегаларымның күзәтүләре күрсәткәнчә, балаларның күзе начар күрә башлаганын беренче булып еш кына ата-аналар түгел, ә мәктәптәге укытучылар күреп ала. Уку елы башлангач, офтальмологларга мөрәҗәгать итүчеләр саны арта», - диде табиб.

Гаджетлар үсеп килүче буынның күзләренә начар тәэсир итә. Ләкин шул ук вакытта артык күп уку, язу һәм сын-гәүдә торышы дөрес булмау да күз авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра.

Гаджетлар үсеп килүче буынның күзләренә начар тәэсир итә

Фото: © Михаил Захаров / «Татар информ»

«Бигрәк тә эчкә ятып уку һәм язу зыянлы. Бу вакытта, күзләр белән дәреслек арасында ара аз булу сәбәпле, аккомодациягә бик каты көч килә», - дип ассызыклады табиб-оптометрист.

Укучыга күз күрү сыйфатын ничек сакларга?

  • Дәресләрне утырып эшләргә кирәк.
  • Сын-гәүдә торышы төз булырга тиеш.
  • Уку урыны яхшы яктыртылган булырга тиеш.

«Бала уң кул белән яза икән, яктылык сулдан, сул кул белән яза икән – уңнан төшәргә тиеш. Бүлмәдә гомуми утны кушарга һәм өстәл лампасын кабызырга кирәк. Сары ут куллану яхшырак», - дип аңлатты табиб.

  • Кояштан саклый торган күзлек кияргә кирәк. Табиблар аны җәй көне генә түгел, кыш көне дә кияргә киңәш итә.
  • Кан агымын яхшырту өчен муен-яка зонасына профилактик массаж ясарга киңәш ителә.
  • Күзгә дымландыручы тамчылар салырга була – аларны теләсә кайсы яшьтә кулланырга ярый.

«Зәңгәр экран яктысыннан сакланырга кирәк, дигән сүз дөрес түгел. Мин моны коммерция алымы дип саныйм. Балаларга оптикада блюблокерлар – күзләр өчен зыянлы зәңгәр нурланышны фильтрлый торган күзлекләр тәкъдим итәләр. Күзләргә зәңгәр экран яктысы түгел, ә экран каршында озак утыру зыян китерә», - диде Ленара Хәнифәтуллина.

Экран каршында күпме утырырга ярый:

  • 7-12 яшьтә – гаджетларда көненә 3-4 тапкыр 15әр минут утырырга киңәш ителә;
  • 12-15 яшьтә – көненә 3-4 тапкыр 20-25әр минут;
  • 15 яшьтән башлап – көненә 3-4 тапкыр 35-40ар минут.

Балаларның күзе начар күрә башлаганын еш кына беренче булып ата-аналар түгел, ә мәктәптәге укытучылар күреп ала

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Балалар өчен дә, зурлар өчен дә актуаль булган «20-20-20» кагыйдәсе бар: 20 минут дәвамында укыйбыз, язабыз яки экран каршында утырабыз, шуннан соң 20 секундка тәнәфес ясыйбыз һәм 20 фут – 6 метр ераклыкка карап торабыз.

«Барыбызның да кишернең күз күрү үткенлеге өчен файдасы турында ишеткәне бар. Кызгылт сары, сары һәм яшел төстәге җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә лютеин – күзнең челтәр катлавы өчен кирәкле аминокислота бар. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланганча, лютеин иң күбе кишердә түгел, ә суган, укроп, шпинат, петрушка, брокколи кебек яшел үләннәрдә», – дип сөйләде офтальмолог.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Офтальмологның төп эше – ата-аналар белән аралашу»

Кешенең күз күрү үткенлеге үсә бара формалаша. Бер яшьлек бала зур кеше кебек яхшы күрә алмый. Безнең балачактан беренче хатирәләребез дә шул сәбәпле тонык.

«Сүз авыру турында бармый. Без барыбыз да күз күрү сыйфатын тикшерә торган таблица белән таныш. Бала үсә-үсә күбрәк юлларны укый ала башлый», - дип аңлатты офтальмолог.

Баланы офтальмологка ел саен күрсәтергә киңәш ителә. Планлы тикшерүләрне дә калдырмаска кирәк.

Фото: © «Татар информ»

Өйдәге һәм эштәге мәшәкатьләр белән мәшгуль булган ата-аналарга балаларының сәламәтлегенә карата игътибарлы булырга онытмаска кирәк. Мәсәлән, баланың күзе чигәгә яки борынга таба кылый карый башлау бик начар билге булып тора. Аның күрү сәләте бозылмасын өчен, баланы ашыгыч рәвештә табибка алып барырга кирәк. Офтальмологка ел саен күренергә киңәш ителә. Планлы тикшерүләрне дә калдырмаска кирәк. Регламент буенча офтальмологлар тикшерүләрне түбәндәге яшьләрдә үткәрә:

  • бер айда;
  • бер яшьтә;
  • өч яшьтә;
  • җиде яшьтә.

«Кайбер ата-аналар «табиб рәтләп сөйләшә дә белмәгән баланың нәрсәсен тикшерә ала?» – ди. Без күп нәрсәне тикшерә алабыз. Астигматизм һәм якыннан начар күрү – тумыштан була торган дефектлар. Бала үзен нәрсәдер борчыганын аңламаячак һәм бу хакта сезгә әйтә алмаячак», - дип аңлатты табиб.

Бүген балаларга контактлы линзалар кияргә кушалар. Табиб әйтүенчә, алар спорт белән шөгыльләнүче балалар өчен зыянсыз. Шул ук вакытта офтальмологларга еш кына ата-аналар белән төнге һәм көндезге линзаларның зыяны турында бәхәсләшергә туры килә. «Тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланганча, линзалар күзнең мөгез катлавын юкартмый, бу – миф», – дип ассызыклады Ленара Хәнифәтуллина.

Балалар офтальмологы эшенең үз үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, кечкенә пациентны кабул иткәндә аны уенчыклар белән кызыксындырырга туры килә. Әмма эшнең нюанслары моның белән генә чикләнми.

«Бала белән уртак тел табарга кирәк. Нигездә, безнең эш – ул әти-әниләр белән сөйләшү. Без аларга күз авыруларын дәвалау шактый күп вакыт таләп итәчәген аңлатабыз. Уңыш рецепты – табиб киңәшләрен үтәү һәм «табиб – ата-ана – бала» командасы белән бергә эшләү», – дип йомгаклады сүзен табиб-офтальмолог.

Роман Баданов, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot