news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зуля Камалованың Камал театрындагы концерты видеоязмасын Милли китапханәдә карап булачак

Зуля Камалованың Камал театрындагы концерты видеоязмасын Милли китапханәдә карап булачак
Салават Камалетдинов, архив

6 майда Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә Зуля Камалованың Камал театрында узган концерты видеоязмасының трансляциясе узачак. Башлана 17:00 сәгатьтә, теркәлү бушлай.  Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.  

2019 елның 23 декаберендә Камал театры сәхнәсендә Зуля Камалова шушы проект өчен махсус берләшкән музыкантларның уникаль составы белән соло концерты куйды. Татарстанның атказанган артисткасы белән бер сәхнәдә саундпродюсер Михиль Холландерс (Арта, Греция), мультиинструменталчы Геннадий Лаврентьев (Мәскәү), электрон һәм этно-музыкант Марат Фәйзуллин (Уфа), аккордеонист Андрей Сидоров (Яшел Үзән) һәм барабанчы Андрей Казанцев (Казан) уйнады.

Шулай ук кичнең махсус кунаклары буларак шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм татар инди-сәхнәсенең йолдызлары: Сәидә Мөхәммәтҗанова, Оскар Юнусов һәм Рәдиф Кашапов та чыгыш ясады. 

Чарада  «Алты көн ярату» альбомына кергән һәм Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, гомумән, Зуля Камалованың репертуарында тамашачы мәхәббәтенә ия булган композицияләр дә читтә калмады. 

6 майда концертның видеоязмасын Милли китапханәнең Конференц-залында — зур экранда һәм тулы яңгырашта ишетеп һәм күреп булачак, диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100