Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зуля Камалованың "Алты көн ярату" альбомының бер җырына клип төшерелде
Клипны 23 декабрьдә Камал театрында җырчының концертында күрергә мөмкин.
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Зөлфия Камалова үзенең "Алты көн ярату" альбомыннан алынган "Бишенче" җырына клип тәкъдим итте. Бу хакта Зуля Камалованың Казандагы концертын оештыручылары хәбәр итә.
Йолдыз Миңнуллинаның "Алты көн ярату" шигырьләр циклы Зөлфияне яңа альбом проектына илһамландырган, ә альбомның саундпродюсеры Голландиядән мультиинструменталист Михил Холландерз иде. Альбом Казан Кремлендә узган TAT CULT FEST фестивалендә тәкъдим ителде.
Австралиядә яшәүче татар җырчысы, күп санлы музыкаль премияләр иясе Зөлфия Камалова - заманча татар музыкасы вәкиле. Йолдыз Миңнуллина - яңа буынның иң якты шагыйрьләренең берсе, аны хәтта XXI гасыр татар бренды дип тә атыйлар. Клипның режиссеры - Александра Вәлиева. Оператор - Юрий Данилов.
"Бишенче" клибы интерактив структурага ия. Клипның сюжеты - киләчәктәге айти-компания хезмәткәрләре булган кыз һәм егет тарихы. Кызга егеткә булган хисләренең чынлыгын ачыкларга коррекцияләү лабораториясе бер-берсенә көйләү сеансы ярдәм итә. Дулкыннарны визуализацияләү реаль электроэнцефалография ритмнары нигезендә гамәлгә ашырылган.
Клипны 23 декабрьдә Камал театрында Зуля концертында күрергә мөмкин. Аны Movika мобиль кушымтасында да карарга була.
Клипка сылтама: https://youtu.be/Xu65inul45Y
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз