news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә альбом чыгарырга хыяллана

Зуля Камалова - Австралиядә яшәүче татар җырчысы.

Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә альбом чыгарырга хыяллана
Михаил Захаров

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган җырлар циклы әзерләргә хыяллана. Татарча яңа альбом чыгару теләге турында ул үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

“Альбомны Michiel Kranides белән яздырасы килә. Без аның белән “Кайда соң син?” дигән бер җыр яздырган идек инде, - дип яза Зуля Камалова. – Ярдәм һәм киңәш сорыйм - краудфандинг белән шөгыльләнгән кешеләр бармы сезнең арагызда, йә спонсорлар?”

Мәгълүмат өчен. Краудфандинг ысулы белән татар музыкаль альбомы өчен акча җыю тәҗрибәсе Juna музыкаль төркеменең бар. Музыкаль коллектив үзенең дебют альбомын чыгарырга җыена. Алар берничә ай эчендә соралган акчаның өчтән берен җыя алганнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100