Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зуля Камалова әтисе шигырьләренә альбом яздыра башлаган
Җырчы иртәгә — 11 февральдә — әтисенең туган көне алдыннан, бу альбомның беренче синглын чыгарачагы турында хәбәр итә.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова әтисе Нәҗип Камалов шигырьләренә яңа җырлар яздыра башлаган.
«Узган ел азагында әтиемә инсульт булды, аннан дәваланганда Covid-19 йоктырды. Минем Татарстанга кайтасым килде, ләкин бу мөмкин түгел иде. Чөнки соңгы ике ел эчендә Австралия бөтен дөньядан читләште», — дип яза җырчы үз аккаунтында.
«Бәхеткә, әти терелде, ә мин туганнар белән элемтәне торгызырга кирәклеген аңладым. Шулай итеп, бу альбомны яздыру теләге туды», — ди ул.
Җырчы иртәгә — 11 февральдә — әтисенең туган көне алдыннан, бу альбомның беренче синглын чыгарачагы турында хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз