news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зуля Камалова татар мәдәнияте бай һәм төрле булырга тиеш дип исәпли

TAT CULT FEST фестиваленә багышланган матбугат очрашуында Зуля Камалова, Дениз Бәдретдин, Ислам Сатыров, Aygyul катнашты.

Зуля Камалова татар мәдәнияте бай һәм төрле булырга тиеш дип исәпли
Михаил Захаров

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар мәдәниятенең бай һәм төрле булуын телибез. Казанда заманча татар мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә багышланган TAT CULT FEST фестивалендә катнашачак Зуля Камалова шулай дип белдерде. Бүген “Штаб” резиденциясендә оештыручылар һәм чарада катнашучылар белән матбугат конференциясе узды.

TAT CULT FEST фестивалендә рок, фьюжн һәм электрон музыка юнәлешләре өчен өч музыкаль сәхнә әзерләнә. Аларда дөньяның 20 шәһәреннән иң яхшы 30 татар башкаручысы чыгышы көтелә. Болар - АИГЕЛ (СПб), Zulya Kamalova and The Children of the Underground (Австралия), Әнвәр Измайлов (Кырым), Ислам Сатыров (Ставрополь крае), Aygyul (Австрия), Super Tatar (Финляндия-Германия), Казан һәм Россия төркемнәре.

Өч көнлек мультиформат программалы чаралар каралган. Беренче көн “ЛИКБЕЗ” белем бирү вакыйгалары сериясенә багышлана. Көн дәвамында "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясендә һәм "Угол" иҗади лабораториясендә мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать экспертларын чакырып, белем бирү лекцияләре узачак.

Оештыручыларның берсе Рәдиф Кашапов фестиваль максатларының берсе татар мәдәниятенең яңа күренешләре белән таныштыру булуын билгеләп узды. Ул кыскача фестивальнең программасы белән таныштырды. 30 август фестиваль көнендә "Казан Кремле" музей-тыюлыгында театр, музыка, кино сәхнәсе, балалар өчен мәйданчык, сәүдә зонасы да булачагын әйтте.

Матбугат очрашуында Зуля Камалова, Дениз Бәдретдин, Ислам Сатыров, Aygyul катнашты.

Тумышы белән Казаннан булган Айгөл Австриянең Вена шәһәрендә 5 ел яш. Аның фикеренчә, Европада татар мәдәниятен танытып була, мәйданнар бар, бары тик яхшы оештыручы кирәк.

Ислам Сатыров шушы фестивальнең дәвамлы булуын теләде. "Төрле өлкә татарларын берләштерүче факторлар күп. Мәдәни синтез булырга тиеш", - диде ул.

Зуля Камалова заманча татар мәдәниятендә үсеш күзәтелүен билгеләп узды. "2003 елда кем бар иде? 15 ел элек беркем юк иде. Процесс бара, кешеләр рухлана. Хәзер төрле жанр вәкилләре бар, каядыр рок, каядыр электрон музыка үсә. Татар телендә булгач без моны алга сөрәбез. Татар мәдәниятенең бай һәм төрле булуын телибез. Бәлки, вакыт үтү белән кеше ишетер", - ди ул.

Дениз Бәдретдин татар мәдәниятен яңадан торгызу шансы бар, дип саный.

Рәдиф Кашапов фестивальнең татар телле аудиториягә генә йөз тотмавын билгеләп узды. "Безнең фестиваль татарларга гына түгел, башка аудиториягә дә юнәлеш тота. Мин, мәсәлән, инглизчә дә җырлаячакмын. Нинди телдә җырлавың мөһим түгел, аның тамыры, асылы барыбер татар икәне сизелә", - ди Aygyul.

Ислам Сатыров исә, моның белән килешми. "Минем карашка, башкаручылар татар телендә җырларга тиеш. Кавказда телләр, халыклар күп, барысы да безнең телне аңламый, кумыклар карачайлар гына аңлый, ләкин барыбер татар җыры башкаларга да ошый. Мин шул ук җырларны русча җырласам, мөгаен, ул бөтенләй башкача кабул ителер иде", - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100