news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зуля Камалова “Рус эволюциясен” Земфира белән төгәлли

Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова Октябрь революциясенең 100 еллыгына “Рус эволюциясе” дигән проект әзерли.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова Октябрь революциясенең 100 еллыгына “Рус эволюциясе” дигән проект әзерли. Бу хакта Казанда уздырылган очрашуы вакытында Зуля Камалова үзе хәбәр итте.

“Без соңгы 100 елдагы рус җырларын башкарабыз. Утесовтан башлап, Прокофьев, Шостаковичны кертеп, йөзъеллыкны ерып чыгабыз да, Земфира белән тәмамлыйбыз, - ди Зуля Камалова. - Материал сайлаганда, үз яшьлегемдә миңа якын булган Алла Пугачеваны һәм Виктор Цойны алдым. Соңгы бер-ике дистә елда гына икеләндем. Тагын да соңрак чыкканнарны эзләгән идем дә, барып чыкмады - соңгы йөзьеллык Земфира белән төгәлләнә”.

“Бу кавер-версияләр түгел, - дип ачыклык кертә Зуля. – Музыкантлар композицияләрне үзләренчә ача. Без кинохрониканы да файдаланабыз. Соңгы йөзъеллыкның бөтен эре мизгелләре буенча йөреп чыгабыз. Сәясәтсез генә, бары тик тарих...”

Мәгълүмат өчен. Зуля Камалова Сарапул шәһәрендә туып үскән татар җырчысы. Австралиядә яши. Казанда ул соңгы тапкыр август ахыры – сентябрь башында булды. Җырчы Сәмаркандтан - Шарк Тароналари музыкаль фестиваленнән кайтып быршлый тукталган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100