news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зуля Камалова Казанда Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган альбомын тәкъдим итә

Камал театрында җырчының "Алты көн ярату" альбом презентациясе бара.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Зөлфия Камалованың "Алты көн ярату" альбомының презентациясендә Йолдыз Миңнуллинаның шигырьләре җыр форматында да, шигырь буларак та яңгырады. Камал театрында бүген аншлаг белән Зөлфия Камалова җырлый.

Австралиядә яшәп иҗат итүче татар җырчысы Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның шигырьләренә альбом иҗат итте. Альбомның Казан презентациясе 30 августта Tat cult fest фестивале кысаларында Казан Кремле территориясендә булган иде.

Концертның беренче өлешендә альбомдагы җырлар башкарылса, икенче өлешендә Зуля Камалова тамашачыга таныш җырларын башкарды. Концертның беренче махсус кунагы шигырьләр авторы Йолдыз Миңнуллина иде. Ул музыкага шгырьләрен укыды.

Концертның махсус кунаклары - Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов. Алар Зуля Камалова белән дуэтта җырладылар.

Камал театры залында ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар бар. Тамашачы арасында мәдәни чараларның бик сирәк кунагы Мубайны (Илдар Мөбәрәкшин) да күрергә мөмкин булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot