news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зуля Камалова чит ил татарлары белән флешмоб уздырачак

Флешмоб җырчының Казанда узачак концертында кабатлап үткәрелергә мөмкин.

Зуля Камалова чит ил татарлары белән флешмоб уздырачак
Михаил Захаров

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова чит ил татарлары белән «Ай, былбылым» татар халык җырына «Казан Экспо»да бүген флешмоб уздырачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Yummy music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров сөйләде.

«Ул аны махсус бүген «Казан Экспо»дагы концертка әзерләде. Төрле илләрдә яшәгән милләттәшләребез Зуля сәхнәдә башкарган вакытта видео аркылы «Ай, былбылым» татар халык җырын кушылып җырлаячак. Әлеге флешмоб 23 декабрьдә «Алты көн ярату» дип исемләнгән яңа чыккан альбомын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тәкъдим итү концертында да кабатланырга мөмкин», — диде ул.

Ильяс Гафаров сүзләренчә, концертта Россия һәм Европа музыкантларыннан Геннадий Лаврентьев, Марат Татурас һәм махсус кунаклардан Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Oscar Yu, Рәдиф Кашапов тере тавышка җырлаячак. Яңа ел алдыннан җыелышып, күрешеп күңел ачарга менә дигән мөмкинлек», — диде лейбл җитәкчесе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100