news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зуля Камалова беренче тапкыр онлайн-концерт күрсәтәчәк

Җырчының чыгышын дөньяның төрле почмаларыннан карарга мөмкин була.

Зуля Камалова беренче тапкыр онлайн-концерт күрсәтәчәк
Михаил Захаров

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова 20 сентябрьдә онлайн-форматта концерт куячак. Бу турыда ул Инстаграмда үз аккаунтында хәбәр итте.

«Тамашаны дөньяның төрле почмагыннан карарга мөмкин булачак. Концерт Мельбурнда 16.00, Казанда 9.00, Сан-Францискода 23.00 сәгатьтә башлана», — дип язган ул.

Артистның чыгышын видеоязмада карарга мөмкин. «Әлбәттә, аннары интернеттан видеоязманы карап булачак, әмма тере концерт һәрвакыт яхшырак була. Бәясе биш Австралия доллары», — дип язган җырчы.

Зуля Камалова күптәннән Австралиядә яши. Ул үз музыкасына акрынлап килүен, чөнки традицион татар җырын башкарырга теләмәгәнлеген сөйләде.

«Моңа кадәр төрле тәҗрибәләр булды. Бервакыт, Австралия гражданины буларак, татар җырларын тәкъдим итү турында уйладым. Бу кемгәдер кызыклы булыр дип уйламадым, әмма ошатучылар табылды. Бу мине канатландырды, мин алга таба эшли башладым, альбомнар яздырдым», — диде җырчы.

Концертны карау өчен сылтамага басарга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot