Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зуля Камалова альбомы өчен биш көн эчендә 22 мең сум җыелган
Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча туплый.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зуля Камалованың Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылачак альбомы өчен биш көн эчендә 22 мең сум акча җыелган. Бу – кирәкле сумманың 8 проценты.
- Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча туплавы турында игълан иткән иде. Проект “Планета” платформасында 28 май көнне башланып китте.
Проект Голландия музыканты Михиль Холландның саунд-продюсерлыгы белән башкарылачак.
Әлеге платформа аша 24 июльгә кадәр акча күчерергә мөмкин.
Зуля Камалова проектына җырчы Юлия Җиһаншина, музыкант Дмитрий Бикчәнтәев, журналист Антон Райхштат, музыкант Рәдиф Кашапов, музыкант Ольга Арефьева, журналист һәм галим Илшат Сәетов кушылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз