Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тамашачылар «Тархан» тарихи-мәдәни проектының юбилей сезоны финалын күрәчәк
Якшәмбе, 28 июньдә, 10.30 сәгатьтә «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының бишенче сезоны премьерасы була. Бу көнне чираттагы масштаблы интеллектуаль марафонга йомгак ясалачак.
Быелгы сезонда проектка укучылардан рекордлы санда гариза (600гә якын) килде. Финалга КФУ каршындагы Мәрҗани исемендәге Казан гимназиясеннән Алинә Гаделшина, Чаллының Пушкин исемендәге 78нче лицееннан Владислав Шевелев, Казанның 13нче гимназиясеннән Тимерхан Гыйльмиев, Шәмәрдәннең «РОСТ» лицееннан Айгөл Хәертдинова, Казанның 27нче урта мәктәбеннән Әмирхан Исхаков һәм Ульяновскиның 100нче Губернатор лицееннан Рәшит Айбетов чыкты.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, проектта Әмирхан Исхаков җиңү яулады. Рәшит Айбетов һәм Айгөл Хәертдинова II һәм III дәрәҗә призерлар булып танылды. Әлеге өч укучы Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтына өстенлекле керү хокукына ия булды.
Шул ук вакытта, Татарстан Мәдәният министрлыгы финалга чыгучыларга ике көнлек экскурсия турын бүләк итте, ул 27 һәм 28 июньдә узачак. Шимбә көнне укучылар ата-аналары һәм остазлары белән Казан Кремленә, Салих Сәйдәшев һәм Муса Җәлил музейларына, шулай ук «Иске Казан» тыюлыгына барачак.
Якшәмбе, телевизион финал көнендә укучылар Татарстан Республикасының Арча районына юл тотачак, анда этнография музее, «Әлифба» музее һәм татар поэзиясе классигы Габдулла Тукайның туган авылы Кырлайда булачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз