Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зөядәге фестивальдә 300дән артык борынгы автомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителәчәк
Шимбә, 17 августта, Зөя калкулыклары территориясендә XVII Халыкара тарихи техника фестивале ачыла. Чара 10.40 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Дзюдо федерациясе.
Фестиваль кунаклары Россиянең Мәскәү, Самара, Саратов, Краснодар, Киров, Пермь, Екатеринбург, Ярославль, Сыктывкар, Чабаксар, Йошкар-Ола һ.б. шәһәрләреннән китерелгән 300дән артык борынгы автомобиль һәм мотоцикл белән таныша алачак.
Шулай ук Александр Дорофеев (Казан), Александр Гнедин (Биектау), Эрбет дәүләт мотоцикллар музее коллекцияләрендә сакланучы ретротехника да тәкъдим ителер дип көтелә.
Фестивальдә Чабаксар, Екатеринбург, Самара шәһәрләреннән ретроклуб делегацияләре, «Лада-Хистори» һәм «Волга М-21» клубларының әгъзалары катнаша.
Чара кысаларында шулай ук ретро-ралли (баш хөкемдар – Россия Автомобиль федерациясенең ралли комитеты рәисе Игорь Сухов), ретро базар, «автосабантуй», машина йөртү осталыгы бәйгеләре дә үткәреләчәк.
Тамашачыларга уңайлы булсын өчен Зөя калкулыклары территориясеннән фестиваль мәйданчыгына кадәр шаттл йөриячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз