Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зөядәге элеватор хезмәткәре: Иң мөһиме - хезмәтебез лаеклы рәвештә бәяләнә
«Август-Агро» идарә компаниясенең «Зөя-Ашлык»(«Свияжск-Зернопродукт») элеватор комплексына матбугат туры вакытында биредә эшләүче лаборант Любовь Донова хезмәте турында сөйләде һәм эш шартларыннан кәнәгать булуын әйтте.
«Лабораториядә көнбагыш кабул итәбез, аны җентекләп заманча аппаратурада тикшерәбез. Эш шартларыннан канәгать мин. Иң мөһиме – хезмәтебез лаеклы рәвештә бәяләнә. Әле биредә чагыштырмача күптән түгел генә эшлим», – дип сөйли Любовь Донова.
Предприятиедә хәбәр итүләренчә, быел бу элеваторга иң күп ашлыкны «Август-Кайбыч» китергән һәм ул 69500 тонна тәшкил итә. Ашлык китерү буенча икенче урында – Югары Ослан (29000 тонна), өченче урында – Кама Тамагы (27000 тонна).
Элеваторда смена җитәкчесе Альберт Газизов ассызыклавынча, биредә бар эшчәнлек автоматлаштырылган, компьютер системасы белән идарә ителә. «Ашлыкның сыйфатын бозмыйча саклау өчен температура режимнарын да компьютер экраннарында күзәтеп, аны үзгәртеп торып була», – ди ул.
«Август-Агро» бүгенге көндә Бөгелмәдә тагын бер элеватор төзи. Яңа комплекс үзенең характеристикалары буенча биредәге аналогыннан аерылмавын ассызыкладылар. Ләкин аның төзелеше кыйммәтрәк һәм компаниягә 4,2 млрд сумга төшәчәк («Свияжск-Зернопродукт» өчен 2,8 млрд сум бүленгән булган).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз