Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зөя сәнгать галереясендә «Татар-информ» фотохәбәрчесе Рамил Галинең фотокүргәзмәсе ачыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2 декабрьдә Зөя сәнгать галереясендә «Татар-информ» фотохәбәрчесе Рамил Галинең фотокүргәзмәсе ачыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Күргәзмә Зөя утрау-шәһәрчегенең 1990нчы еллардагы тормышына багышланачак. Рамил Гали фотографияләрендә аз халык яшәгән, калган дөньядан аерым торган Зөя сурәтләнгән. Ул вакытта утрауда психоневрологик дәваханә пациентлары һәм аз санлы яшәүчеләр генә калган.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк фотосурәтләр Зөя тормышын күрсәтеп кенә калмый, ә шәхесне, аның җәмгыятьтән читләшүен һәм дөнья белән аралашу мөмкинлеге булмауны өйрәнә. Кырыс эстәлекле кадрлар тыныч пастораль пейзажлар белән аралаштырылачак, ә аклы-каралы палитра эмоцияләр контрастын күрсәтәчәк.
Күргәзмәнең кураторлары – Рамил Гали үзе һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее баш фәнни хезмәткәре, сәнгать белгече Динә Әхмәтова.
Күргәзмә 2 декабрьдә 13:00 сәгатькә ачыла. Ул Зөя, Раштуа мәйданы, 1а йорт адресы буенча 2025 елның 2 февраленә кадәр эшләячәк. Зөя сәнгать галереясе дүшәмбедән җомгага кадәр һәм шимбә 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, якшәмбе 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр ачык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз