news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөядә икмәк пешерүче эшмәкәр өйдә икмәк пешерү өчен гади рецепт белән бүлеште

Зөядә икмәк пешерүче эшмәкәр өйдә икмәк пешерү өчен гади рецепт белән бүлеште
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Зөядә икмәк пешерүче эшмәкәр Прохор Самопекин (чын исеме Валерий Леонтьев) «Татар-информ» белән әңгәмә вакытында өйдә икмәк пешерү машинасында (хлебопечка) икмәк пешерү өчен гади рецепт белән бүлеште. Ул Казанда «Икмәк бизнесы» күчмә семинарында камыр һәм кондитер ризыклары күргәзмәсендә катнашты.

«Бу бик гади рецепт. Икмәк пешерү машинасына 500 грамм он, бер аш кашыгы көнбагыш мае, бер чәй кашыгы тоз, ярты аш кашыгы шикәр комы, 25 грамм чүпрә һәм 290 грамм су салырга гына кирәк», – дип сөйләде Самопекин.

Ул икмәк пешерү машинасында «икмәк пешерү» дигән программа сайларга киңәш итте. Самопекин сүзләренчә, техника камырны үзе басачак һәм өч сәгатьтән икмәк әзер булачак.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Самопекин 2013 елдан бирле Зөядә, Успение монастырендә икмәк пешерү йортында мичтә икмәк пешерә. 2019 елда ул Казанның Колхоз базарында үз ноктасын ача. Аның кибетләрендә 12 төрле икмәк пешерелә. Шулай ук сезонлы икмәкләр дә сатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot