news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөя утрау-шәһәрчегендә «Зөя ухасы – 2023» традицион фестивалендә 13,5 мең кеше катнашты

Зөя утрау-шәһәрчегендә «Зөя ухасы – 2023» традицион фестивале узды. Аш-су әзерләү ярышларында Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Киров, Казан, Яшел Үзән, Иннополис, Марий Эл республикасы, Зөядән һәм Дөбьяз авылыннан командалар катнашты. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Һәр катнашучының өстәле янында чират тезелде, үзенчәлекле рецептлардан ясалган ризыкларны олыларның да, балаларның да авыз итәсе килде.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та бу табынга кушылды. Барлык теләүчеләргә судак һәм сазаннан 300дән артык өлеш уха таратылды.

Кулинар-батл нәтиҗәләре буенча гастрофестивальнең җиңүчесе булып, Зөядән «Толстолобики» командасы танылды. Казан шәһәренең «Уха от Казака» командасына көмеш медаль, ә өченче дәрәҗәле урын һәм тамашачылар симпатиясе призы Иннополистан «Звездочки» командасына бирелде.

Фестивальдә барлыгы 13,5 меңнән артык кеше катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot