news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы Катмандуда Татарстан мирасын тәкъдим итте

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы Катмандуда Татарстан мирасын тәкъдим итте
Фото: «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы тәкъдим итте

Катмандудагы Рус йортында Татарстанда урнашкан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларына багышланган күргәзмә ачылды. Экспозицияне «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы әзерләгән.

Күргәзмәдә республика территориясендә урнашкан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларының фотосурәтләре тәкъдим ителгән. Экспозиция аларның тарихы, архитектурасы һәм мәдәни әһәмияте белән таныштыра.

Ачылу тантанасында Непалның иң эре музейлары вәкилләре, шул исәптән Бөтендөнья мирасы объектлары белән эшләүче белгечләр катнашты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, күргәзмә кунакларда зур кызыксыну уяткан, алар һәйкәлләрнең тарихы һәм аларның мәдәни мирасны саклаудагы роле белән актив кызыксынганнар.

Күргәзмә Татарстанның Бөтендөнья мирасы объектларын чит илләрдә популярлаштыру һәм халыкара мәдәни хезмәттәшлекне үстерү кысаларында оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot