Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зөя калкулыклары»нда тарихи техника фестивале узачак
16 августта «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы комплексы территориясендә XVIII Халыкара тарихи техника фестивале узачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ачылышта ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.
Фестивальдә Россиянең төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Екатеринбург, Краснодар һәм башкалардан 300гә якын ретроавтомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителәчәк. Шулай ук беренче тапкыр «Йолдызлы реставрация проектлары» – күптән түгел реставрацияләнгән машиналар күрсәтеләчәк. Аларның хуҗалары автомобильләрнең тарихы һәм реставрация турында сөйләячәк.
Фестивальгә «Евгений Шаманский остаханәсе» (Мытищи), «Сугыш моторлары» һәм «Ретро-Гаражъ ПСК-6» (Уфа) музейлары күргәзмәләре китереләчәк. «Татнефть» төркеме музейлары совет вәкиллекле автолары коллекциясен тәкъдим итәчәк.
Ретроралли программасында борынгы автомобильләрдә узышу, истәлекле урыннарга бару һәм тарихи квестлар каралган.
Шулай ук кунакларны концерт, шоу, ретробазар һәм автомобильчеләр һәм мотоциклчылар өчен машина йөртү осталыгы буенча конкурслар көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз